Стихи о детстве, родном крае, своих учениках… Они прозвучали на вечере памяти «Еллар аша узган юлларым», посвященном педагогу, камаевской поэтессе Миннахметовой Наиле Нурмухаметовне, в исполнении ее родственников, друзей, коллег. А еще они поделились воспоминаниями об этом прекрасном человеке, посмотрели ролики о ней, исполнили песни на ее стихи. На книжной выставке были представлены её книги. Вечер памяти подготовила и была его ведущей библиотекарь Гульфида Галимуллина. Он прошел в рамках реализации гранта «Моё село, мои земляки» в Камаевском Доме культуры.
2 март көнне «Минем авылым, минем якташларым» гранты кысаларында, Камай авылы китапханәсе әдәбият сөючеләрне “Еллар аша узган гомер” исемле искә алу кичәсенә җыйды.
Укытучы һәм шагыйрә, шагыйрә һәм әни! Искә алу кичәсе, шушы өч исемне берләштерүче, йөрәк уты белән балкып янган, үз җылысы белән безне җылыткан, гомерен балаларга аң- белем, тәрбия бирүгә багышлаган укытучы, нечкә хисле шагыйрә һәм ана Миннәхмәтова Наилә Нурмөхәммәт кызына багышланды. Кичәдә районыбызның китапханәчеләре Фәния Башарова, Гөлназ Хафизова, Фирзәвия Ямалутдинова, авылдашларыбыз Римма Юзикиева, Зөлфия Зиннатуллина укуында Наилә апаның туган якка, әниләргә, мәктәпкә, укучыларына багышлаган шигырьләре яңгырады. Фларида Ахмадиева, Алия Сафина башкаруындагы җырлар кичәне музыкаль яктан бизәде.Хезмәттәшләре, укучылары, дуслары, Наилә апаның улы җылы истәлекләр белән бүлештеләр. Күргәзмәдә булган китаплар, видеоязмалар кичәне тулыландырды.